Главная / Анализлар

Анализлар

Сдать медицинские анализы (Казань)«Дәрман» медицина үзәгендә (Казан шәһәре) Сез 1,5 меңнән артык төрдәге медицина анализы бирә аласыз! Барлык анализларга бәяләр түбәндә бирелә. Ә хәзергә сидек һәм кан анализы кебек анализларны бирү кагыйдәләре белән танышырга тәкъдим итәбез.

Кан анализын ничек дөрес бирергә

Кан дару препаратлары кабул итү һәм кертүгә, рентген, эндоскопия һәм ультратавышлы тикшерүгә кадәр, төп-төгәл ач килеш алына. Ач тору 8 сәгатьтән ким һәм 14 сәгатьтән артык булмаска тиеш, су – гадәти режимда, имчәк балаларын кан алганчыга кадәр 3-4 сәгать ашатмаска кирәк.

Тикшеренү нәтиҗәләренә йогынты ясарга сәләтле препаратларны, әлеге препарат белән дәвалауны тикшерү очрагыннан кала, кабул итүне алдан ук туктатырга кирәк.

Канда концентрациясе цикл белән үзгәреп тора торган матдәләрне тикшерү өчен кан физиологик циклларга катгый туры китереп алынырга тиеш. Мәсәлән, ФСГ һәм ЛГ концентрациясе күрем циклының 5-7 нче көнендә билгеләнә.

Ә кан анализын дөрес бирү өчен:

  • тикшеренү алдыннан алкоголь кабул итүдән тыелырга.
  • тикшеренү алдыннан кимендә 1 сәгать эчендә тәмәке тартмаска кирәк.

Сидек анализын ничек дөрес бирергә

Анализ бирә торган көннән алдагы көндә сидекнең төсен үзгәртә ала торган яшелчә һәм җиләк-җимеш (чөгендер, кишер һ.б.) ашамаска, диуретиклар кабул итмәскә киәк. Сидекне җыю алдыннан җенес органнарына җентекләп гигиена гамәлләре башкарырга кирәк.

Хатын-кызларга күрем вакытында сидек анализы бирергә киңәш ителми.

Иртәнге сидекне контейнерга җыегыз. Дөрес тикшерү уздыру өчен иртән беренче тапкыр сигәндә сидекнең беразын (беренче 1 – 2 сек.) унитазга чыгарырга, аннары, сидек чыгаруны туктатмыйча, сидек җыю өчен контейнерны куярга һәм якынча 50-100 мл сидек җыярга кирәк. Контейнерны борыла торган капкачы белән тыгыз итеп ябып куегыз.

Махсуслаштырылган пластик контейнер – лаборатор тикшеренүләр өчен сидек җыю һәм күчереп йөртү өчен оптималь чара. Казан шәһәренең теләсә кайсы аптекасыннан сорагыз. Контейнерны киң муенлы бүлемләнгән ярым үтә күренмәле 125 мл сыешлы стакан итеп күз алдына китерергә кирәк.Ул стериль, яңадан эшкәртеп торырга кирәкми һәм куллануга тулысынча әзер.

Лаборатор тикшеренүләр / анализлар (Казан шәһәре)

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә