9:00 - 18:00
Бәяләре буенча «Дәрман» медицина үзәгендә диагностика узуга Казан шәһәре гражданнарының барысының да хәле җитәрлек. Безнең үзәк диагностиканың түбәндәге төрләрен тәкъдим итә:
Ультратавыш тикшерүе (УЗИ), сонография — кеше организмын ультратавышлы дулкыннар ярдәмендә неинвазив (тәнгә инә яисә башка хирург инструментлары белән кагылмыйча) тикшерү/диагностика. Безнең медицина үзәгенең иң яңа аппараты Сезгә УЗИның барлык төрләрен (!) узарга мөмкинлек тудыра.
Холтер ЭКГ (Тәүлеклек Холтер мониторингы узу) – аның ярдәмендә йөрәк эшчәнлеген тәүлек дәвамында күзәтү тормышка ашырыла торган метод. ЭКГ язу авыру билендә киеме астында йөртә торган кечкенә генә портатив прибор ярдәмендә тормышка ашырыла. Тикшеренү вакытында авыру, махсус көндәлектә йөрәк өлкәсендә гадәти булмаган тойгы (сизү) барлыкка килүнең вакытын һәм хәлен билгеләп барып, гадәти тормыш рәвешен алып бара. Тикшеренү стационарда да, амбулатор формада да башкарыла.
АБ Холтеры – озак вакыт дәвамында (тәүлек, ә кайчагында күбрәк тә) артериаль басым күрсәткечләрен өзлексез теркәп бару бу. Артериаль басым (АБ) дәрәҗәсен һәм дәвалау барышында аны төшү дәрәҗәсен бик төгәл ачыклау өчен үткәрелә.
ЭКГ Холтерын һәм АБ Холтерын Сезнең өчен без өйдә дә уздыра алабыз!
ЭКГ (электрокардиография) — йөрәк эшчәнлеге вакытында барлыкка килә торган электр кырларын теркәү һәм тикшерү методикасы. Электрокардиография кардиологиядә электрофизиология инструменталь диагностиканың чагыштырмача арзан, әмма югары кыйммәткә ия методы ул.
Аудиометрия — ишетү зирәклеген үлчәү, төрле ешлыктагы тавыш дулкыннарына ишетү сизгерлеген билгеләү.
Код | Атамасы | Бәясе, сум |
---|---|---|
Функциональ диагностика | ||
(алдан язылу буенча) | ||
0501 | Расшифровкасыз ЭКГ | 200 |
0502 | Расшифровкалау белән ЭКГ | 400 |
0503 | ЭКГ Холтеры | 900 |
0504 | Өйгә барып ЭКГ Холтеры | 1400 |
0505 | АБ Холтеры | 900 |
0506 | Өйгә барып АБ Холтеры | 1400 |
0507 | Аудиометрия | 500 |
Код | Атамасы | Бәясе, сум |
---|---|---|
Ультратавышлы диагностика (УЗИ) |
||
(алдан язылу буенча) | ||
0401 | Корсак куышлыгы һәм корсакарты тирәлеге органнары (бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талак, сидек юлы, бөерләр, бөер өсте бизләре) | 990 |
0402 | Корсак куышлыгы органнары (бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талак) | 650 |
0403 | Үт куыгының кыскару функциясен ачыклау белән корсак куышлыгы органнары (бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талак) | 990 |
0404 | Үт куыгы кыскару функциясен ачыклау | 390 |
0405 | Талак һәм корсак арты лимфа төеннәре | 300 |
0406 | Ашказаны | 550 |
0407 | Корсак өлкәсендә сыеклыкны билгеләү | 490 |
0408 | Йөрәкне тикшерү (эхокардиоскопия) | 790 |
0409 | Плевраль куышлыкта сыеклыкны билгеләү | 450 |
0410 | Сидек чыгу юллары (бөерләр, сидек юллары, сидек куыгы) | 690 |
0411 | Сидек куыгында калган сидекне билгеләү белән сидек чыгу юллары (бөерләр, бөер өсте бизләре, сидек куыгы) | 720 |
0412 | Бөерләр | 350 |
0413 | Бөерләрне дуплекслы сканерлау | 690 |
0414 | Бөерләр һәм бөер өсте бизләре | 490 |
0415 | Сидек куыгы | 350 |
0416 | Сидек куыгында калган сидекне билгеләү | 400 |
0417 | Лимфатик төеннәр (бер анатомик зона) | 390 |
0418 | Йомшак тукымалар (бер анатомик зона) | 350 |
0419 | Мәни бизе (трансректаль) | 550 |
0420 | Мәни бизе (трансабдоминаль) | 550 |
0421 | Мәни бизе һәм сидек куыгы, калган сидекне билгеләү белән | 720 |
0422 | Йомырка капчыгы органнары | 390 |
0423 | Йомырка капчыгы веналарын дуплекслы сканерлау белән йомырка капчыгы органнары | 690 |
0424 | Җенес әгъзасы тамырлары | 790 |
0425 | Фармокологик сынау алу белән җенес әгъзасы тамырлары | 1900 |
0426 | Аналык һәм үсентеләре (трансвагиналь) | 490 |
0427 | Аналык һәм үсентеләре (трансабдоминаль) | 490 |
0428 | Аналык һәм үсентеләре (трансвагиналь) дуплекслы сканерлау белән (кече оча сөяге тамырлары) | 690 |
0429 | Йөклелек вакытында аналыкта операциядән соңгы җөйгә бәя бирү | 390 |
0430 | Йөклелекнең 12 атнасына кадәр вакытта кече оча сөяге | 550 |
0431 | Сөт бизләре | 490 |
0432 | Ирләрнең күкрәк бизләре | 450 |
0433 | Дуплекслы сканерлау белән калкансыман биз | 490 |
0434 | Төкерек бизләре | 390 |
0435 | Муен тамырлары | 890 |
0436 | Баш мие тамырлары | 950 |
0437 | Аорта һәм аның тармаклары | 790 |
0438 | Порталь зона веналары | 790 |
0439 | Очлыклар артерияләре (1 очлык өчен) | 790 |
0440 | Очлыклар артерияләре (2 очлык өчен) | 1390 |
0441 | Очлыклар веналары (1 очлык өчен) | 790 |
0442 | Очлыклар веналары (2 очлык өчен) | 1390 |