Логопед

Логопед – балалар өчен дә, олылар өчен дә актуаль булган сөйләм кимчелекләрен бетерү буенча кирәкле методикаларны билгеләүче һәм аларны гамәлгә ашыручы белгеч. Логопед тавышларны дөрес «куюда», сөйләмдәге ялгышлардан арынуда, шулай ук тотлыгуны дәвалауда (логоневроз) ярдәм итә.

Дефектология (латинчадан, defectus — җитешсезлек һәм грекчадан λόγος — уку, фән) — психик һәм (яки) физик җитешсезлекләре булган балаларның психофизик үсешендәге үзенчәлекләре һәм аларны укуты, тәрбияләү закончалыклары турындагы фән.

Шулай ук дефектология психик үсешендә тоткарлык булган, эмоциональ-ихтыяри өлкәдәге, терәк-хәрәкәт аппаратындагы тайпылышлар һәм авыр дәрәҗәдәге кимчелекле балаларның психофизик үсешендә, аларны укыту, тәрбияләү мәсьәләрен дә өйрәнә. Балаларның баш мие тигез дәрәҗәдә үсеш алмый. Нәтиҗәдә кайбер психик функцияләр өстенлекле үсеш ала, ә калганнары артта калырга мөмкин. Шуңа күрә һәрбер балада психик функцияләрнең үсеш үзенчәлекләрен нормада (мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендә) ачыклау мөһим. Бу алга таба үстерү һәм өйрәтү программасын төзүдә ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә баланың психик үсешендәге тоткарлык (ПҮТ) киң таралган проблема булып тора. Интеллектның чагыштырмача саклануында психик эшчәнлекнең алшартлары зыян күрә: вак моторика һәм хәрәкәт координациясе, игътибар, әйләнә-тирәдә ориентлашу. Баланың гармонияле үсеше өчен (бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтә) психик үсештәге тоткарлыкларны вакытында ачыклау һәм тиешле коррекцияләү-үстерү эшләрен алып бару шарт. Боларның барысын да логопед башкара.

Логопедия (грекчадан logos — сүз, сөйләм һәм paideia — укыту) — гадәти (нормаль) ишетү вакытында сөйләмнең бозылу очракларын, аларны дәвалау һәм булдырмау юлларын өйрәнүче дефектологиянең бер тармагы.

Логопед-укытучының эш юнәлешләре:

  • Логопед тикшерүе;
  • Ата-аналарга консультация үткәрү;
  • Сөйләм белән бәйле булмаган функцияләрнең үсеше (игътибар, кабул итү, хәтер, фикерләү, моторика, күрү һәм әйләнә-тирәдә ориентлашу күнекмәләре);
  • Дөрес физиологик һәм сөйләм сулышы үсеше;
  • Артикуляцион моторика һәм мимик мускулатура үсеше;
  • Логопедик массаж;
  • Балаларда һәм өлкәннәрдә сөйләм коррекциясе;
  • Сөйләмнең лексикасы һәм грамматик төзелешен үстерү;
  • Бәйләнешле сөйләм үстерү;
  • Уку һәм язуны коррекцияләү;
  • Дөрес уку-язуга өйрәтүгә хәзерлек;
  • Мәктәпкә хәзерлек;
  • 2 яшьтән өлкәнрәк “сөйләшмәүче” балалар белән дәресләр;
  • 2 яшькә кадәр балаларның психик үсешен диагностикалау;
  • Кече яшьтәге балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

Логопед хезмәте күрсәтү бәясе (Казань)

Код Атамасы Бәясе, сум
Логопедия
(алдан язылу буенча)
0301 Логопед-дефектологның беренчел кабул итүе 1000
0302 Логопед-дефектологның кабат кабул итүе* 700
0303 Логопед тикшерүе һәм бәяләмә тапшыру 1000
0304 МСЭ (ВТЭК) өчен киңәйтелгән бәяләмә тапшырып логопед тикшерүе 1500

*Повторный прием в течение 1 месяца от последней консультации

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә