Невролог

Невролог (невропатолог) – нерв системасы: нерв җепселләре, арка һәм баш мие патологияләрен дәвалый торган табиб. Аның һөнәри кызыксынулары өлкәсе – күрсәтелгән өлкәләрдә шешләр, невралгия, эпилепсия, инсульт һәм  невритлар, йокы-уяу булу циклы бозылу һ.б.

Балалар организмында неврология авырулары аларның олылар тәнендә үсешеннән аерылып тора, шуңа күрә медицинаның әлеге өлкәсен аерым юнәлеш итеп билгеләгәннәр – балалар неврологиясе мәсьәләләре белән балалар неврологы шөгыльләнә.

Нерв системасы авырулары еш кына пациентның үз-үзен тотышы һәм психик халәте үзгәрүгә китерә. Андый очракларда невролог дәвалауны психолог (психотерапевт) белән берлектә уздыра, яисә психоневрологка – неврологияне дә, психологияне яхшы белә торган табибка язылырга кирәк булачак.

Невролог (невропатолог) Казань

Невролог нәрсә эшли?

Неврологка консультациягә мигрень һәм еш баш авыртулары булган, йокы бозылган, очлыклар хәлсезләнгән яисә бармаклар чәнчеп-чәнчеп алган, колаклар шаулаган, хәрәкәт координациясе югалган очракларда, һуштан язып егылганда һәм баш әйләнгәндә, арка һәм башта җәрәхәтләр булганда мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анамнез җыйганнан һәм караганнан соң табиб өстәмә тикшеренүгә (МРТ, нерв системасы торышына анализ һ.б.) юллама язарга мөмкин, шуннан соң ул дәвалау схемасын билгелиячәк. Авыруның характерыннан һәм катлаулыгыннан чыгып, ул консерватив терапия яисә хирургия катнашы булырга мөмкин.

Неврологка һич кичектерми мөрәҗәгать итү кирәк булган неврология авырулары билгеләре түбәндәгечә:

  • еш баш авырту һәм мигрень рәвешендәге баш авыртулар
  • тәннең төрле өлешләре ою
  • төнлә көзән җыеру һәм шул вакытта көчле авыртулар
  • көчле физик арыганлык һәм сәбәпсез хәл китү (билгеле бер урында гына хәлсезлек сизелергә мөмкин)
  • йокының тирәнлеге һәм дәвамлылыгы бозылу
  • эшчәнлек сәләте кимү
  • аңны югалту
  • хәтерне, игътибарны туплау бозылу һәм галлюцинацияләр (күз алдында пәрәвез сыман спиральләр) дә булырга мөмкин
  • сөйләм бозылу
  • колакларның көчле шаулавы
  • сәбәпсез шомлану һәм ярсучанлык
  • битнең симметриясе югалу
  • җәрәхәтләрдән соң авыртулар

Гаяз Исхакый урамында (Казан шәһәре) «Дәрман» медицина үзәгенең  югары һөнәри осталыкка ия белгечләре консультацияләр бирә, авыруларны амбулатор һәм көндезге стационар шартларында күзәтә, төрле физиопроцедуралар, массаж, дәвалау паравертебраль блокадалар, баш авыртулары, бит нервы невралгиясе вакытында рефлексотерапия, кинезиологик дәвалау уздыра.

Невролог (Казан) хезмәтләре бәясе

Атамасы Бәясе, сум
Неврологның беренчел кабул итүе (табиб каравы, консультация) 500
Неврологның кабаттан каравы (табиб каравы, консультация)* 350

Кара: прайс-лист

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә