Оториноларинголог
Оториноларинголог (ЛОР-табиб) – колак, тамак һәм борын авыруларын дәвалау һәм аларны кисәтү белән шөгыльләнә торган табиб.
Оториноларингология – медицинаның колак, тамак һәм борын, шулай ук баш һәм муен патологияләрен диагностикалау һәм дәвалауда махсуслаша торган бүлеге.
ОТОРИНОЛАРИНГОЛОГ (ЛОР) НИНДИ АВЫРУЛАРНЫ ДӘВАЛЫЙ?
Медицинага бәйле булмаган һәм ЛОР-авыруларының берсе белән генә дә авырамаган кешеләрнең күпчелеге әлеге һөнәр иясе булган табибның (отоларинголог, ЛОР) томау, колак ялкынсынуын һәм ангинаны дәвалый дип саный. Ә чынбарлыкта ул киң профильле белгеч, һәм аның компетенциясендәге авырулар исемлеге күпкә артык. Аларга түбәндәгеләр керә:
- вируслы авырулар һәм тамак ялкынсынуы (фарингитлар, ангиналар һ.б.);
- төрле этиология һәм локальләштерү буенча отитлар;
- колак авырулары (евстахиитлар, тимпанитлар, колак сагызлары һ.б.);
- төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән җәрәхәтләр нәтиҗәсендә килеп чыккан борын авырулары;
- аденоид һәм миндалиналарның нормадан тыш зураюы;
- тамакта, борында ят җисемнәр булу;
- төрле типтагы шешләр;
- бугаз туберкулёзы;
- борын киртәчеге кәкрәю;
- төрле этиологиядәге томаулар, шулай ук аллергик томауны да кертеп;
- ишетү сәләте кимү (югалту);
- үсешнең тумыштан килгән дефектлары.
Бу – табиб-отоларинголог (ЛОР, Казан) практикасында очрый торган проблемаларның тулы исемлеге түгел әле.
ОТОРИНОЛАРИНГОЛОГКА КАЙЧАН МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ КИРӘК?
- колакта, тамакта яисә борында барлыкка килгән муенга, чигәгә бәрә торган һәм азыкны йотканда, чәйнәгәндә, башны борганда һәм бөгелгәндә көчәя торган кискен яки хроник авырту булганда;
- борыннан яки колактан бүленүләрнең теләсә нинди төре: кан, лайла, эрен чыкканда;
- борын күп һәм еш канаганда;
- салкын тию авырулары булгандагы билгеләр булып тормаган хроник томау яисә борын тыгылу;
- ишетү сәләтенә бәйле проблемалар: колакка катылану яисә бөтенләй ишетмәү;
- хроник тыңкышлык, ул вакыт узу белән аносмиягә (ис сизүнең бөтенләй юкка чыгуына) китерергә мөмкин;
- муен һәм башның лимфа төеннәре зураю;
- колакта тавышлар, иелгән вакытта «былт-былт иткән» аваз чыгу;
- баш әйләнү, координация бозылу;
- авыз, йоткылыкның лайлалы өлешендә төрле төстәге һәм консистенциядәге кунык;
- авыздан тәмсез ис килү.
Оториноларинголог (Казан) хезмәт күрсәтүләре бәясе
Атамасы |
Бәясе, сум |
Оториноларингологның беренчел кабул итүе (карау, консультация) |
700 |
Оториноларингологның кабаттан кабул итүе (карау, консультация)* |
550 |
Кара: прайс-лист