Психиатр

психиатр Казань консультация стоимость цены недорогоПсихиатр кемгә һәм нигә кирәк? Психиатр консультациясе күңел тынычлыгын һәм тормыш иминлеген булдыру өчен кирәк.

Казанда көчле эмоциональ тетрәнү, авыр стресс, дулкынлану кичермәгән кешене табып булуы шикле.

Үзендәге шундый үзгәргән халәткә безнең һәркайсыбызның ничек һәм нинди тирәнлек белән җавап кайтаруы – икенче мәсьәлә. Кайбер кешеләр «эмоциональ баткынлык»тан бик тиз котыла. Ә кайберәүләргә читтән ярдәм бик кирәк.

Тыштан һөнәри ярдәм кирәк булганнарга табиб-психиатр (Казан) булышачак.

Ни өчен без табиб-психиатрга мөрәҗәгать итәргә куркабыз соң?

  • Үзенең тәрбиясеннән чыгып, һәр кеше тирә-юньдәгеләр һәм үзе ягыннан бәя бирүдән һәм начар дип табудан курка. Килешегез: безнең җәмгыятьтә «нормаль» булу – барлык кеше белән яхшы аралашу, эшкә йөрү, ярату, дуслашу дип кабул ителгән. Кайвакытта, гомуми кабул ителгән нормалар кысасына сыймыйсың икән, үзеңне башкалар кебек хис итә алмыйсың. Моны кабул итәргә һәр кеше дә әзер түгел.
  • Күпләрне «психиатрия» термины үзе үк куркытырга мөмкин. Чынлыкта, бу бары тик җанны дәвалауны гына аңлата. Психиатрга мөрәҗәгать иткәндә без бары тик үзебезнең вакытлы халәтебез һәм безгә булыша ала торган кеше арасында күперчек кенә салабыз.
  • Кайвакытта нинди дә булса табиб психиатрга юллама бирсә дә, әлеге белгечкә мөрәҗәгать итәргә куркалар. Бу бит әле Сездә «чын психны» күрделәр дигәнне аңлатмый! Еш кына табибларга, тулы кыйммәтле диагноз кую өчен, Сезнең сәламәтлекнең психологик үзенчәлекләрне дә ачып бирә торган тулы картинасы таләп ителә. Җитмәсә, психиатрга мөрәҗәгать итү һәм аңарда күзәтелү автомат рәвештә исәпкә куюны күз алдында тотмый.

Нинди катлаулы хәлләр килеп чыкканда психиатрга мөрәҗәгать итә аласыз?

  • Баш мие функцияләренең: хәтер, фикерләү, күзаллау, үзләштерү (аңга кабул итү), сөйләмнең бозылуы (яисә өлешчә бозылуы).
  • Хис-ихтыяри өлкәнең бозылуы (хәлгә туры килми торган хисләр туу, гадәти булмаган вакыт я күңел күтәрелү, я күңел төшү, баш катыргыч уйлар, сәбәпсез курку, артык шомлану, паникалы атакалар, йокысызлык).
  • Эпилепсия һәм психиканың травмалардан соң бозылуы.
  • Саташу, галлюцинацияләр, чыгышы буенча төрле бәйлелекләр.

Казанда психиатр консультациясе авыруның акылы саулыгын бәяләү өчен дә кирәк булырга мөмкин.

Табиб-психиатр ничек эшли?

  • Шулай итеп, психиатрга мөрәҗәгать иткәндә, Сезне төгәл диагнозны ачыклау өчен әңгәмә көтә.
  • Сезгә (яисә туганыгызга) психик сәламәтлекнең һәм эшкә (хокукка) сәләтлелек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәрләр.
  • Аннан соң алга таба дәвалау варианты: амбулатор яки хастаханәгә салу мәсьәләсе буенча карар кабул ителәчәк.
  • Теләсә нинди дәвалау дарулар ярдәмендә һәм дарулардан тыш методларны күз алдында тота. Даруларны кабул итү табиб карары буенча физиотерапия, аутотренинг, группалап терапия, аз гына физик эшләр кебек башка гамәлләр белән чиратлап алып барыла.
  • Психиатр авыру һәм аның туганнары белән конкрет психик бозылуларның үзенчәлекләре турында әңгәмә уздыра, әлеге яисә башка ситуациядә үз-үзеңне тотуның дөрес сайланган стратегиясенә карата консультация бирә.

Табиб кабул иткәннән соң, Сездә нинди үзгәрешләр булыр?

  • Бүгенге көндә психиатрия һәм аның нәтиҗәле тәэсире кискен халәттән хроник халәткә күчүне булдырмаска булыша.
  • Психик бозылуларның озакка сузылган формаларында, дәвалауның дөрес схемасын табып, кризисны юкка чыгарырга (киметергә) мөмкин.
  • Психиатр консультацияләре шулай ук (дару препаратлары кабул итүчеләр өчен) төрле дәрәҗә авырлыктагы күңел тайпылышлары билгеләрен юкка чыгаруга да китерә.
  • Пациент авыруны кисәтү стадиясендә кайгырту, шулай ук дарулардан башка гамәлләр килеп чыккан очракта хәлен яхшырту мөмкинлеге ала.
  • Психиатрга күренгәннән соң, укуны, эшне дәвам итү, гаилә, дуслык мөнәсәбәтләрен саклау мөмкин була.
  • Психиатрия ярдәме күңел тигезлеген һәм көчне яңадан торгыза, тормышның гадәти рәвешенә кире кайтырга ярдәм итә. Ә психиатрның грамоталы консультацияләре кешене гаиләсенә һәм дусларына кире кайтарырга сәләтле.

Иң якыннарыңның һәм туганнарыңның сәламәтлеге турында сүз барганда, психиатрдан куркыр өчен бернинди сәбәп юк!

Психиатр (Казан) хезмәт күрсәтүләре бәясе

Атамасы Бәясе, сум
Табиб-психиатрның беренчел кабул итүе (карау, консультация) 1300
Табиб-психиатрның кабаттан кабул итүе (карау, консультация)* 1100
Табиб-психиатрның РФ ССМ №302н номерлы боерыгы буенча кабул итүе (карау, консультация) Прием (осмотр, консультация) врача-психиатра по приказу МЗ РФ №302н 250

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә