Психолог

психолог Казань консультация цены стоимость недорогоПсихолог – ул психология буенча югары белемгә ия булган, кеше психикасын өйрәнү белән шөгыльләнә һәм тормышның авыр хәлләрендә аңа ярдәм итә торган белгеч.

Психолог янына килү сезгә авыр хәлләрдән чыгарга һәм тынычлык, тотрыклылык һәм гармония табарга ярдәм итәр. Үз хисләрегез белән идарә итәргә, курку, үпкәләрне, шомнарны җиңәргә өйрәнерсез. Үзегезгә һәм үз көчегезгә ышанырсыз, тормыш шатлыгын табарсыз. Якыннарыгыз белән генә түгел, калганнар белән дә үзара мөнәсәбәтләрегез тагын да гармониялерәк һәм шатлык китерә торган булыр. Сез сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен алырсыз, көнегезне планлаштырырга һәм тормышыгызны нәтиҗәле оештырырга өйрәнерсез.

Казанда зур хезмәт стажы һәм аның турында яхшы фикерләр булган  тәҗрибәле психолог – сирәк очрак. «Дәрман» медицина үзәге нәкъ менә шул юнәлештә махсуслаша һәм медицинаның башка күп юнәлешләрендә үсеш ала. Клиент соравы буенча Сезгә ир-ат-психолог та, хатын-кыз-пихолог та ярдәм күрсәтә һәм консультация бирә ала.

Психолог Сезгә түбәндәге проблемаларны чишәргә ярдәм итә ала:

  • капма-каршы җенес белән үзара мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар;
  • ялгызлык һәм партнер эзләүдә авырлыклар;
  • гаилә проблемалары: конфликтлар, аерылышулар, үзара аңлашу кыенлыклары; балалар тәрбияләүдә авырлыклар;
  • теләп алынмаган эмоциональ халәт: күңел төшенкелеге, артык ярсучанлык, үпкәне онытмау, кызыксыну булмау, гаепле итеп хис итү.
  • карар кабул итүдә кыенлыклар;
  • агрессив тәртип – үзеңнеке һәм әйләнә-тирәдәгеләрнеке;
  • курку һәм шомлану халәте; фобияләр;
  • күңелсез тойгылар һәм авырулар (психосоматика*);
  • бәйлелекнең төрле төрләре (алкогольгә, эмоциональ, мәхәббәт: бәйлелекләр);
  • яшь буенча кризислар (яшүсмер вакыты, урта һәм олы яшьтәге вакыты);
  • үз-үзеңә ышанмау (яисә үз-үзеңә түбән бәя кую);
  • «депрессия» – күңел төшенкелегенә бирелү, ару, кызыксынулар булмау;
  • якын кешеләреңнең тәртибе начар булу;
  • туганнар (ата-аналар, олы яшьтәге балалар, абыйлар, апалар)  белән үзара мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар.

Психологик проблемаларны чишү процессы психологик консультация бирү дип атала. Шәхси, төркем*, гаилә* психологик консультация бирүләрне аерып күрсәтәләр.

Шәхси психологик консультация бирү – ул психологның клиент белән икәүдән-икәү әңгәмәсе, аны борчый торган һәм төрле хәлләрдәге, шәхси, гаилә һәм шәхесләр арасында була торган, сексуаль проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән тормыш мәсьәләләре яки хәлләре турында аның белән сөйләшүе.

Группада психологик консультация бирү – психологик ярдәмнең шундый төре: клиент үзенең тормыш авырлыклары турында психолог белән күзгә-күз генә түгел, ә башка кешеләр белән дә фикер алыша, һәм группа аның шәхесе үсеше һәм проблемаларының чишелешенең төп шарты булып тора.

Гаилә консультациясе консультация объекты булып гаилә (ир белән хатын, ата-аналар һәм балалар, ата-аналар һәм үсеп җиткән балалар, гаилә эчендәге проблемаларны чишү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гаилә әгъзаларының берсе) торуын күз алдында тота.

Психолог (Казан) хезмәте күрсәтүләрнең бәясе 

Код Атамасы Вакыт, мин. Бәясе, сум
Шәхси психологик консультация
(алдан язылу буенча)
0201 Психологның беренчел кабул итүе (консультация)* 50                                     1 академик сәгать 1300
0202 Психологның кабаттан кабул итүе (консультация)* 50 1100
0203 Психолог кабул итүе – гаилә парларына консультация бирү (гаилә консультациясе) беренчел** 60 2000
0204 Психолог кабул итүе – гаилә парларына консультация бирү (гаилә консультациясе) кабаттан** 60 1500
0205 Балалар психологының беренчел кабул итүе (консультация)* 50 1000
0206 Балалар психологының кабаттан кабул итүе (консультация)* 50 700
0207 МСЭ (ВТЭК) өчен бәяләмә биреп, психолог кабул итүе (диагностика) 60 2000

*Шәхси консультациянең өстәмә вакыты аерым түләнә – һәр 15 мин өчен 300 сум.

**Гаилә консультациясенең өстәмә вакыты аерым түләнә – һәр 15 мин өчен 350 сум.

Код Атамасы Вакыт, мин. Бәясе, сум
Олыларга психологик диагностика*
(алдан язылу буенча)
0208 Югары психик функцияләр диагностикасы 60 1000
0209 Шәхси үзенчәлекләр һәм хисләр-ихтыяр өлкәсенә диагностика 60 1500
0210 Һөнәри компетентлылык, адаптация һәм стрессларга каршы торучанлыкка диагностика 60 1500
0211 Соматик авыруларга бирешүчәнлеккә диагностика 60 1500
0212 Шәхескә комплекслы диагностика 60 2000
Гаиләгә психологик диагностика*
(алдан язылу буенча)
0213 Бала-ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләргә диагностика (ата-анага һәм балага психологик диагностика) 60 2000
0214 Ир-хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә диагностика (ир белән хатынга психологик диагностика) 60 2000
Код Атамасы Вакыт, мин. Бәясе, сум
Балаларга һәм яшүсмерләргә психологик диагностика*
(алдан язылу буенча)
0215 Балаларның (10 яшькә кадәр) югары психик функцияләренә: хәтер, игътибар, фикер йөртү, интеллектка диагностика. 60 1000
0216 Балаларның (10 яшькә кадәр) шәхси үзенчәлекләре һәм хисләр-ихтыяр өлкәсенә диагностика 60 1000
0217 Балалар бакчасына әзерлеккә диагностика 60 1000
0218 Мәктәпкә әзерлеккә диагностика 60 1000
0219 Мәктәпкәчә (башлангыч мәктәп укучыларына 10 яшькә кадәр) яшьтәге балаларга комплекслы психологик диагностика 60 1500
0220 Яшүсмерләрнең (11 яшьтән 18 яшькә кадәр) югары психик функцияләренә: хәтер, игътибар, фикер йөртү, интеллектка диагностика. 60 1500
0221 Яшүсмерләрнең (11 яшьтән 18 яшькә кадәр) шәхси үзенчәлекләре һәм хисләр-ихтыяр өлкәсенә диагностика 60 1500
0222 Профориентация (11 яшьтән 18 яшькә кадәр) 60 1000
0223 Яшүсмерләргә (11 яшьтән 18 яшькә кадәр) комплекслы психологик диагностика 60 2000
Код Атамасы Вакыт, мин. Бәясе, сум
Коллективка психологик диагностика*
(алдан язылу буенча)
0224 Коллективка, группага диагностика (мөрәҗәгатькә бәйле) 60-120 5000
0225 Җитәкчегә диагностика: җитәкчелекнең нәтиҗәле стилен, хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек итүнең әйдәп баручы формасын ачыклау, «җитәкченең шәхси сыйфатларын» билгеләү 60-90 2500

*Диагностика тикшеренүләре уздыруга кирәк булган өстәмә вакыт/консультация аерым түләнә – 1 сәгатькә кадәр 500 сум.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча психологик бәяләмә бирелә.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча өстәмә шәхси консультация шәхси психологик консультация буларак түләнә («Шәхси психологик консультация» бүлеген кара).

Бәяләрнең тулы прейскуранты

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә