Терапевт

терапевт Казань консультация стоимость цены недорого лечениеТерапевт – күп авырулар турында белеме булган һәм аларны үсешенең иртә стадияләрендә ачыклый ала торган киңпрофильле табиб.

Терапевтка түбәндәге билгеләр булганда, мөрәҗәгать итәргә кирәк:

  • Баш әйләнү;
  • Югары яки түбән артериаль басым;
  • Томау, йөткерү;
  • Югары тән температурасы;
  • Тиз ару, хәлсезлек;
  • Йокының тыныч булмавы;
  • Баш авыртуы, мигрень;
  • Йөрәкнең еш тибүе, сулыш алуның авыраюы;
  • Һава торышына сизгер булу (метеосизгерлек).

Терапевт Казань (цены)

Диагноз куйганчы, терапевт (Казан) иң элек Сезнең зарларыгызны тыңлый, анамнез төзи, аннары кирәк булган диагностика процедураларын билгели. Барлык алынган нәтиҗәләрдән соң яхшы табиб Сезгә кирәкле дарулар белән дәвалауны, физиотерапия яза яки башка җентекләп тикшеренү уздыру өчен табибка юллама бирә ала.

Терапевт консультациясе — сәламәтлегенә теге яки бу зарлар килеп чыккан очракта һәр кешегә кирәк булган беренче эш. Нәкъ менә терапевт беренчел тикшерү үткәрүнең, диагностика процедуралары башкаруның зарурлыгын һәм эзлеклелеген билгели, башлангыч диагнозны куя, дәвалау билгели, ә кирәк булганда, авыруны Казан шәһәрендәге азпрофильле белгечкә юллый.

Терапевт (Казан) хезмәт күрсәтүләренең бәясе

Атамасы Бәйсе, сум
Терапевтның беренчел кабул итүе (карау, консультация) 500
Терапевтның кабаттан кабул итүе (карау, консультация)* 350
Код Атамасы Бәясе, сум
Медицина белешмәләре
(дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе  08.00 дән 10.00 кадәр)
1101 086/У белешмәсе (төрле уку йортларына керү өчен) 500
1102 Бассейнга белешмә 450
1103 079/У белешмәсе (сәламәтләндерү лагере өчен) 450
1104 Санаторий-курорт картасы (072/У-04 формасы (хатын-кызлар өчен) 1500
1105 Санаторий-курорт картасы (072/У-04 формасы (ир-атлар өчен) 1100
1106 Санаторий-курорт картасы (072/У-04 формасы (балалар өчен) 1500
1107 Санаторий-курортта дәвалану өчен юллама алу өчен белешмә  (070/У-04 формасы) 500
1108 Госпитализация / операция алдыннан терапевт бәяләмәсе 600
1109 ЮХИДИ га белешмә 500
1110 Корал йөртүгә рөхсәт өчен белешмә 500
1111 ЮХИДИ + корал йөртүгә рөхсәт өчен белешмә 800
1112 Эшкә урнашканда медицина каравы (медосмотр)

Кара: прайс-лист

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә