Главная / Терапия

Терапия

Терапия (грекчадан θεραπεία, дәвалау) — дәвалау, сәламәтләндерү, дару.

Физиотерапия – медицинаның организмга табигый факторлар тәэсирен өйрәнә торган өлкәсе. Табигый факторларны кулланып дәвалау авыру тарафыннан кулланыла торган фармакология препаратлары санын киметергә, кайбер очракта алардан бөтенләй баш тартырга мөмкинлек бирә.

Магнитотерапия – организмга даими, үзгәрүчән яки йөгерек магнит кыры тәсире ярдәмендә кешене физиотерапевтик яктан дәвалау методларыннан берсе.

Магнит кыры тамырларны киңәйтү, ангинага каршы тору (авыртуны бастыру), ялкынсынуларга каршы тору, гомуми ныгыту, стимульләштерү, нейропротектив, релаксация, регенерация гамәлләренә ия.

Магнит терапиясе ярдәмендә түбәндәге терапия нәтиҗәләренә ирешергә мөмкин: баш авырту һәм әйләнүдән котылу, артериаль басымның түбәнәюе, миокард һәм баш миенең кан белән тәэмин ителешен яхшырту, иммунитетны күтәрү, төрле этиологиядәге миалгияләр, невропатияләрдән котылу, үз коллагеныңны булдыруны стимульләштерү, целлюлиттан котылу, катаболик, лимфодренажлы, тукымалар трофикасын көчәйтү, канны сыегайту, либидоны көчәйтү һ.б.ш. Магнит терапиясен куллану иммунитет һәм алмашу процессларын стимульләәштерү исәбенә хроник авыруларның кискенләшүе һәм авыр процесслар барлыкка килү турында озакка онытырга мөмкинлек бирә.

Ультратавыш терапиясе – физиотерапиядә кулланыла торган тукымаларга ультраюгары ешлыктагы тавыш тирбәнешләре тәэсир иткәндә алына торган эффектка нигезләнгән аерым процедура ул.

Ультратавыш организмга төрле яклап тәэсир итә.

Механик тәэсир ультратавыш дулкыннарының алмаш басымы астында «микромассаж» дип атарга мөмкин булган микродәрәҗәдәге вибрация тудырып барлыкка килә. Эшкәртелә торган участокларның температурасы бераз күтәрелү нәтиҗәсендә тамырлар (кан һәм лимфа), матдәләрнең микроциркуляциясен яхшыртып, киңәя, бу алмашу процессларын эшләтеп җибәрә, һәм шуның нәтиҗәсендә ультратавыш терапиясеннән ялкынсынуга каршы һәм шешләрнең бетү эффектлары барлыкка килә.

Ультратавыш терапиясен куллану түбәндәге авыруларны дәвалаганда тәкъдим ителә: сынулар, мускул контрактуралары, буын артрозлары һәм артритлары, периферик нерв системасының хроник авырулары (невритлар, невралгияләр, бит/өч тармаклы нерв зарарлану), үкчә «шпоралары», җөйләр һәм спайка процесслары (пешү нәтиҗәләре, җәрәхәтле авырулардан соң өзлегүләр, гинекология авырулары вакытында ялкынсыну процесслары), стоматологиядә ультратавыш терапиясе күбесенчә дулкыннарның түбән ешлыктагы диапазонын ялкынсынуларны дәвалау өчен куллана.

Электр белән дәвалау (ягъни электротерапия) — дәвалау максатында электрның төрле төрләрен куллану ул. Электр энергиясенең билгеле бер төрләренең терапевтик дозаларда органнар һәм системаларның функциональ торышын үзгәртү үзлегенә нигезләнгән.

Югары көчәнешле даими электр кыры тәэсирендә бөтен тән тукымаларының корылмалар нисбәте үзгәрә һәм нерв системасы, кан булдыру һәм матдәләр алмашы процессларының функциональ торышы яхшыра. Моңардан тыш, «тыныч» бушануы вкытында барлыкка килә торган аэроионнар, озон һәм азот окисьләре дә йогынты ясый. Ультраюгары ешлыктагы электр кыры (УВЧ-терапияне кара), тукымаларның диполь аксым молекулаларының әйләнешен һәм тибрәнүен тудырып, башлыча физик үзлекләре буенча диэлектрикларга якын булган тукымаларга (нервлар, сеңерләр, май, сөяк, ми тукымалары) тәэсир итәләр, һәм хроник авырулар вакытында гына түгел, ә бик көчле, шул исәптән эренле, ялкынсыну процесслары вакытында да дәвалау эффекты бирә.

Прессотерапия – махсус костюм аша бирелә торган кысылган һава ярдәмендә кешенең лимфа системасына тәэсир итә торган аппаратлы лимфодренаж ул. Әлеге процедура өчен җиһаз кешенең барлык анатомик үзенчәлекләрен һәм физиологиясен истә тотып ясалган.

Прессотерапия кырык – кырык биш минут дәвамында уздырыла, бу вакыт эчендә авыру махсус әзерләнгән кушеткада тыныч кына ятып тора. Аңа махсус костюм, аяк киеме һәм иң проблема зоналарга тәэсир итә торган унбиш аерым өреп кабартыла торган сегмент кигезелә. Алар тире астыннан май катламына йогынты ясый торган кысылган һава бирү өчен кирәк. Басым һәм тәнәфесләрнең ритмлы чиратлашып торуы аркасында, ул кан әйләнешенең көчәюен стимуллаштыра һәм организмда матдәләр алмашы тизлеген арттыра. Түбәндәге очракларда кулланыла: целлюлит, аякларда спазмлар, шешенүләр, артык авырлык, хроник типтагы веналарның кирәкле дәрәҗәдә эшләмәве, тиренең эластиклыгы кимү, тиренең картаюын кисәтү, иммунитет кимү, операцияләрдән соң тернәкләндерү эше, аякларның хроник аруы, диабетик ангиопатия, подагра, йокысызлык, корсак куышлыгында спайка процесслары.

Массаж — гәүдәнең алгы һәм арткы өлешләре, очлыклар, бит, муен һәм башның чәчле өлеше тукымаларына механик һәм рефлектор тәэсир итү алымнары җыелмасы. Тәэсир итү шулай ук эчке органнар проекциясенә дә башкарыла. Массаж турыдан туры тән өслегендә, кешенең ачык органында куллар белән дә, шулай ук махсус аппаратлар ярдәмендә дә дәвалау яки башка төр нәтиҗәгә ирешү максатыннан һава, су яисә башка тирәлек аша сыйпаштыргалау, сылау, басым, тирбәлеш рәвешендә уздырыла.

Массаж сеанслары уздыру өчен күрсәткечләр булып түбәндәгеләр тора: умырткалык баганасының дегенератив-дистрофик үзгәрешләре, тамырчык синдромы, умырткалыкның муен өлеше остеохондрозы нәтиҗәсе булып торган баш авыртулар; буыннар, сеңер, мускул һәм сөякләрнең травматик зарарланулары нәтиҗәләре: артрит, артрозлар; паралич һәм парезлар рәвешендә инсульт, баш сөяге һәм ми зарарланудан соң нәтиҗәләр; бронхит, пневмония, ЛОР-органнары авырулары; гипертоник авыру, гипотония, кискенләшүсез стенокардия; невралгия, неврастения, депрессив синдром, стресслар; сидек-җенес системасындагы кискенләшүләрсез патологияләр (урологик һәм гинекологик массаж өчен).

Прессотерапия – бәяләр*.

Код Атамасы Бәясе, сум
Лимфопрессотерапия
(алдан язылу буенча)
0901 1 сеанс 600
0902 10 сеанс 5000
0903 1 очлыкка 1 сеанс 500

*Кара: прайс-лист

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә