Главная / Хезмәтләр / Медицина массажы

Медицина массажы

Медицина массажы – күп авыру һәм травмаларны дәвалауның нәтиҗәле методы.

Медицина массажы организмга тулысынча да, шул ук вакытта органнарның аерым системаларына да төрле-төрле тәэсир ясый. Бу вакытта тире һәм май бизләрендәге хәрәкәтсез калган күренешләре юкка чыга, тире капламы яңадан терелә, тамырлар киңәя. Тәнгә дәвалау массажы процессында мускулларда һәм эчке органнардагы кан әйләнеше яхшыра. Дәвалау (медицина) массажы (Казан) лимфаның хәрәкәтсез калуын бетерергә, тукымаларда газ алмашын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

ДӘВАЛАУ МЕДИЦИНА МАССАЖЫ (КАЗАН):

  • инсульттан соң хәрәкәтне торгызырга ярдәм итә;
  • төрле травмалардан соң тергезү дәвалау буларак тәкъдим ителә;
  • буыннар һәм сеңерләрне ныгытырга, эчке органнар авырулары вакытында булыша;
  • ашказаны-эчәкләр тракты, йөрәк һәм кан тамырлары, сидек-җенес системасы авырулары вакытында нәтиҗәле.

Дәвалау массажы бронхиаль астма белән авырый торган кешенең, приступлар санын киметеп,  хәлен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Ул шулай ук стенокардия вакытында күкрәк артындагы авыртуларны, баш һәм теш авыртуларын, йокысызлык һәм башка күп авыруларны дәвалый.

«Дәрман» медицина үзәгендә (Казан шәһәре) массаж бәясе

Атамасы Дәвамлылыгы, мин Бәясе, руб.
(алдан язылу буенча)
Башка (маңгай – чигә һәм баш арты-түбәсе өлкәсендә) массаж 15 400
Муен – яка өлкәсенә массаж 15 400
Умырткалыкның күкрәк бүлегенә массаж 15 400
Умырткалыкның бил – оча башы сөяге бүлегенә массаж 15 600
Ике өске очлыкка массаж 30 600
Ике аскы очлыкка массаж 40 600
Аркага массаж (гомуми) 30 800
Ике табанга массаж 20 400
Коррекция ясый торган (целлюлитка каршы) (бот, арт сан, корсак) массаж 45 1500
Гомуми массаж (баштан кала бөтен гәүдәгә) 90 2000

(Кара: Прайс-лист)

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә