Главная / Хезмәтләр / Рейс алды/ рейс арты шофёрларны тикшерү

Рейс алды/ рейс арты шофёрларны тикшерү

медосмотр для ГАИ (ГИБДД) в КазаниКазан шәһәрендә ГАИ (ЮХИДИ) өчен медицина каравы узу һәм башка медицина караулары  күпкә уңайлырак булды. Шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан «Дәрман» медицина үзәге транспорт чараларын йөртүчеләргә рейска кадәр һәм рейстан соң медицина караулары оештыру һәм уздыру буенча хезмәтләр тәкъдим итә.  Йөртүчеләргә рейска кадәр медицина каравы – юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чараларының берсе, шулай ук пассажирлар һәм йөкләрне куркынычсыз ташуның гарантиясе булып тора. Әлеге тикшерүләрнең төп бурычы булып йөртүчеләрнең авыруларын, алкоголь яисә наркотиклардан исерүен, шулай ук көчле физик һәм психологик аруын ачыклау тора. Тикшерүнең барлык нәтиҗәләре теркәлә һәм махсус журналга кертелә. Бары тик шуннан соң гына йөртүче транспорт чарасында эшкә җибәрелә.

Безнең Үзәк РФ Законнары нигезендә эшли, зарури булган барлык сертификатлары һәм лицензияләре бар.

Хезмәтнең бәясе йөртүчеләр санына, карауны уздыру графигына, килешү төзегән вакытка әлеге хезмәтнең базар бәясенә, хезмәттәшлекнең озак вакытлы булуына һәм башка факторларга бәйле.

Без клиентларыбызның вакытын һәм чараларын кадерлибез, һәм шуңа күрә ике як өчен дә отышлы булган карарлар гына тәкъдим итәбез!

Хәерле юллар Сезгә!

Йөртүчеләргә рейска кадәр һәм рейстан соңгы медицина караулары бәясе

Атамасы Бәясе, сум
Бер машина йөртүчене карау (бер тапкыр күренү) 250
Оешмалар өчен тәкъдим
1. көненә 5 тән азрак санда булганда
1 кешенең көнгә рейс алдыннан медицина каравының бәясе 70
Эш көннәре саны 22
Ай өчен СУММА (22 эш көне) 1500
2. көненә 10 нан аз, әмма 5 тән күбрәк карау булганда
Көненә 1 кешенең медицина каравы бәясе 55
Эш көннәре саны 22
Бер йөртүчегә ай өчен (22 эш көне) СУММА 1200
Бәя караулар уздыру графигы, караулар саны, хезмәттәшлекнең озак вакытлы булуына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.

Кабул итүгә язылу

Исемегез
Телефон
Врач яисә процедура
Уңайлы дата:


“*” белән тамгаланган кырларны тутыру аермачык
Өскә